Габдулла Тукай

Әби, әби, әбәнәк...


Бүгенге заман гаиләсен элеккеге гаиләләр белән чагыштырып та булмый. Илле ел элек ни булганын карасак, гаилә тормышы бөтенләй икенче булганын күрербез. Урамга чыгып очраклы кешеләрдән: “Гаилә ни ул?”, - дип сораштырсаң, җавабы: “Әти-әни, балалар”, - кебегрәк булыр. Зур, берничә буын туганнар бергә яшәгән гаиләне очратып булмый диярлек. Бер яктан, бу тормыш шартларының яхшыруына ишарәли, икенче яктан балалар һәм олы буын кешеләре белән элемтәләрнең тараюына китерә кебек. Әти-әни алдында баланы үзләренең ”кечкенә” гаиләсе һәм әби-бабайлар, абый-апалар кергән “зур” гаилә әгъзасы итеп тәрбияләү бурычы килеп баса. 
Олы буын балалар белән гадәттә, әти-әни эштә булганда, яки кич белән кино, театр, кунакка киткәндә кала. Башка туганнар бала белән тагын да сирәгрәк очраша. Ләкин шушы иң якын туганнары баланың шәхесен социаль яктан төзи, алар белән аралашудан ул кемлеген, кайсы гаиләдә туганын аңлый башлый, бу дөньяда тоткан урынын билгели.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2076:2011-05-03-10-22-47&catid=149:2010-12-21-07-58-47&Itemid=574
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...