Габдулла Тукай

Азат+Алсу: «Җырламыйча яши алмыйбыз»

Бүгенге әңгәмәнең геройларын ике мөһим нәрсә берләштерә. Беренчедән, мәхәббәт: бүгенге көндә алар бәхетле гаилә булып яши, мәхәббәт җимешләре Аязны тәрбияли. Икенчедән, җыр, нәкъ менә җыр аларны таныштырган һәм кавыштырган.
Азат Фазлыев Әтнә районы Күшәр авылында, Алсу Дәүләтгәрәева - Балтач районы Куныр авылында дөньяга килгән. Икесе дә Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаган. Азат безгә «Йолдызлык», «Сандугач керде күңелгә» фестивальләре, «Ватан» халыкара бәйгесе, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль, «Татар моңы» бәйгесе лауреаты буларак билгеле булса, Алсу «Саф хисләр» төркеме аша таныш. Әйтергә кирәк, әлеге төркем 2003 елда Алсу тарафыннан оештырылган булган. Элек анда өч кыз җырласа, хәзер Алсу белән Гөлназ икәүләшеп җырлап йөри.http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2096:-l-r&catid=155:2011-04-11-16-44-26&Itemid=621
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...