Габдулла Тукай

Рамазан аеның 1 нче көне


Изге Рамазан һәм Ураза ае башлана
Рамазан мөбарәк булсын!
Ураза ни ул?
Ураза ул Аллаһының олы сынавы, имтиханы. Безнең иманыбыз һәм Аллаһка булган мәхәббәтебез ачлык белән сынала торган бер мөбарәк гыйбадәт. Кайбер бәндәләр хәрам ризыклардан һәм исерткечләрдән дә тыела алмаган вакытта без, хәләл икмәгебездән һәм чәй-сөтләребездән тыелып, Аллаһка үзебезнең якынлыгыбызны исбатлыйбыз.

Пәйгамбәребез әйтте: адәм баласының һәрбер кылган гамәле үзе өчен булса, тоткан уразасы Минем өчен һәм әҗерен дә Мин үзем хисапсыз бирермен, диде Аллаһы Тәгалә. Ураза ул бозыклыктан тыючы бер гыйбадәт. Ураза тоткан кешегә ике зур сөенеч бар: берсе ифтар вакытында (авыз ачканда) сөенеч, икенчесе җәннәттә Аллаһ белән очрашу сөенече. Ураза тотучыга бер кеше яман сүз эндәшеп рәнҗетсә яки сүксә: «Мин ураза, мин ураза», дип җавап кайтарсын, диде сөекле пәйгамбәребез.
Бу айда ризыкның кадерен беләбез, вакытнын һәм гыйбадәтнең ләззәтен таныйбыз, ач кешенең хәлен аңлыйбыз. Бәндәләрнең араларын тигезләүче, дошман булып йөргән кешеләрне дуслаштыручы ул Рамазан ае.
Рамазан аеның 1 нче көне
Госман хәзрәт ИСХАКЫЙ,
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...