Габдулла Тукай

Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне

Тел галиме, журналист, Гыйбад Нугайбәкнең тууына 130 ел (1881 – 1943) 


Гыймадетдин Шәрифҗан улы Нугайбәк Саратов губернасы Кузнецк өязе Черкели авылында игенче гаиләсендә туган. Авылда башлангыч белемне алгач, 1893 елны Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Анда ул Галимҗан Барудиның яраткан шәкерте була. “Мөхәммәдия”не тәмамлагач, Гыймад Нугайбәк шунда ук укытучы булып кала, бер үк вакытта әдәби тел, алфавит һәм орфография мәсьәләләре буенча гыйльми тикшеренү эшләре дә алып бара.

1910 елда ул “Башлангыч”, 1911 елда “Төрлек”, 1912 елда “Сагынмалык” исемендә татар телен фәнни юнәлештә ничек тикшерергә, өйрәтергә дигән фикерләрен бәян иткән әсәрләрен яза. Галим татар тел белеме терминологиясен милли җирлектә корырга, ягъни татар теленең сузык авазлар системасын Каюм Насыйри тәкъдим иткән рәвештә өйрәнергә кирәк дигән фикерне ала сөрә һ.б.

Ул – корректор, тәрҗемәче буларак та күп эшләгән кеше. 1938 – 1940 елларда Гыймад Нугайбәк сүзлекләр төзү өстендә эшли.

Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне

Tel ğalime, jurnalist, Ğıybad Nuğaybәqneң tuuına 130 el (1881 – 1943)

Ğıymadetdin Şәrifҗan ulı Nuğaybәq Saratov ğubernası Quzneçq өyaze Çerqeli avılında iğençe ğailәsendә tuğan. Avılda başlanğıç belemne alğaç, 1893 elnı Qazandağı “Mөxәmmәdiya” mәdrәsәsenә uqırğa qerә. Anda ul Ğalimҗan Barudinıң yaratqan şәqerte bula. “Mөxәmmәdiya”ne tәmamlağaç, Ğıymad Nuğaybәq şunda uq uqıtuçı bulıp qala, ber үq vaqıtta әdәbi tel, alfavit һәm orfoğrafiya mәsәlәlәre buença ğıylmi tiqşerenү eşlәre dә alıp bara.

1910 elda ul “Başlanğıç”, 1911 elda “Tөrleq”, 1912 elda “Sağınmalıq” isemendә tatar telen fәnni yunәleştә niçeq tiqşererğә, өyrәterğә diğәn fiqerlәren bәyan itqәn әsәrlәren yaza. Ğalim tatar tel beleme terminoloğiyasen milli җirleqtә qorırğa, yağni tatar teleneң suzıq avazlar sistemasın Qayum Nasıyri tәqdim itqәn rәveştә өyrәnerğә qirәq diğәn fiqerne ala sөrә һ.b.

Ul – qorreqtor, tәrҗemәçe bularaq ta qүp eşlәğәn qeşe. 1938 – 1940 ellarda Ğıymad Nuğaybәq sүzleqlәr tөzү өstendә eşli.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...