Габдулла Тукай

Бәләкәй Апуш Чиләбегә китте

Россия күләмендә уздырылган “Сөйкемле Шүрәле” балалар  иҗат эшләре бәйгесенең махсус бүләге – бәләкәй Апуш сыны бары тик Гран-прига лаек булган Чиләбе өлкәсе Коркино шәһәреукучылары Александр Андреевка һәм Павел Рязановка тапшырылды. Ә китаплар, истәлекле бүләкләр барлыгы 70 тән артык укучыга өләшенде. Җиңүче балалар ике көн бөек шагыйребезТукайның туган ягында кунак булдылар һәм шунда ук бүләк фотоаппаратларын, кәрәзле телефоннарын эшкә җиктеләр. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык бу көнне фотога төшеп рәхәтләнделәр генә...
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2388:2011-05-29-17-50-42&catid=116:2010-11-30-19-28-21&Itemid=498
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...