Габдулла Тукай

Рөстәм Шәмсутов: Шәмаил “сыйфат”, “кыймәт” дигәнне аңлата


Иманлы йортның күрсәткече нәрсә дип сорасалар, шәмаил дип өздереп җавап бирергә мөмкин. Элек заманнарда ул һәр татар-мөселман йортында булган. Өйгә килеп кергәч тә, ят күзләр иң әүвәл шәмаилгә төшәрлек итеп аны ишек өстенә элгәннәр. Явыз рухлардан саклый, йортка иминлек иңдерә дип ышанганнар.
Хәзерге заманнарда аны сирәк йортта күрергә мөмкин. Торгынлык елларында, хәтта дин тыелган заманда да шәмаилләрне авыл җирләрендә яшертен генә сатып йөрүчеләр бар иде. Ә инде тагы да элегрәк чорларда гарәп язуын белгән кешеләр пыялага буяу һәм көмеш кәгазъ (фольга) кулланып “Аятель көрси” һәм Коръәннән бүтән кечерәк сүрәләр язып элгәннәр. Сәнгатьнең бу тармагы бүгенге көндә гыйльми нигездә өйрәнелеп дини уку йортларында да кертелә башлады. Шул өлкәдә эшләүче галим, әлеге теманы яктырткан берничә китап авторы һәм талантлы рәссамнарыбызның берсе Рөстәм Шәмсутов. Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм әфәнде белән шәмаил сәнгате хакында әңгәмә корабыз.

http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2031:2011-04-28-06-51-43&catid=155:2011-04-11-16-44-26&Itemid=621
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...