Габдулла Тукай

Лена Бичарина Татарстанның халык артисты дигән исемгә лаек булды


Шушы көннәрдә танылган җырчы Лена Бичаринага Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге уңайдан «Ак барс» яшьләр үзәгендә җырчының  юбилей концерты булып узды.
Лена ханымның 60 яшьлеге уңаеннан оештырылган бәйрәмгә республикабызның, Казанның керәшен оешмалары, иҗатташ дуслары, шулай ук мишәр дуслары: атаклы баянчы Рамил Курамшин, җырчы Рафаэль Ильясов, Ания Туишева, Таис Хөсәеновлар да килгән иде.

Концертта керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә бик матур чыгыш ясады. Танылган җырчыЛена Бичарина яшь иҗатташларына да игътибарлы. Юбилей бәйрәмендә танылып килүче җырчылар Вадим Захаров, Александр Игнатьевлар да җырлады.  Озак еллар бер сәхнәдә чыгыш ясаган Татарстанның атказанган артисты Зоя Борисова дустын котлап тамашачыга репертуарындагы иң затлы җырларын бүләк итте. 
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2032:2011-04-28-08-14-46&catid=113:2010-11-30-19-24-52&Itemid=495

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...