Россия күләмендә уздырылган “Сөйкемле Шүрәле” балалар иҗат эшләре бәйгесенең махсус бүләге – бәләкәй Апуш сыны бары тик Гран-прига лаек булган Чиләбе өлкәсе Коркино шәһәреукучылары Александр Андреевка һәм Павел Рязановка тапшырылды. Ә китаплар, истәлекле бүләкләр барлыгы 70 тән артык укучыга өләшенде. Җиңүче балалар ике көн бөек шагыйребезТукайның туган ягында кунак булдылар һәм шунда ук бүләк фотоаппаратларын, кәрәзле телефоннарын эшкә җиктеләр. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык бу көнне фотога төшеп рәхәтләнделәр генә...
Показаны сообщения с ярлыком ТАТАР ДӨНЬЯСЫ. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком ТАТАР ДӨНЬЯСЫ. Показать все сообщения
Яшь киленнәр көч сынаша
Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә «Гүзәл килен» конкурсы үткәреләчәк. Бу бәйге 18 майдан алып 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр булган яшь кәләшләр катнаша ала.
Алар милләтебезнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, кияүгә чыккан татар кызының, аның яшәешенең, көнкүрешенең төп үзенчәлекләрен һәм, әлбәттә инде, туган телләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап караячак.
Алтай татарлары милли-мәдәни автономияләрен төзеделәр
Алтай краенда яңа иҗтимагый оешма төзелде, Интертатка шунысы белән кызыклы ул -Татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе.
Кәгазьгә төшкән хисләр...
Апрель. Франкфурт язгы чәчәкләрнең хуш исеннән рәхәтләнеп утыра. Мондый татлы ис башларны әйләндерә, күңелләрне эретеп җибәрә. Ә язгы кояш исә, җәйге кояштан үрнәк алырга тырышкандай, кыздырыпмы-кыздыра. Болытларга да, «явам-явам» дип торган яңгырга да рәт юк монда. Шәһәргә кояш хуҗа. Рәхәт...күңелләрне бәйрәм хисе биләп ала.
...Әйе, бүген бәйрәм. Г.Тукайның тууына 125 ел булуга багышланган кичәгә җыенам. Үзем җыенам, ә күңелдә мең төрле сорау. «Күптән инде үз туган илләре, җирләреннән аерылган якташларыма Г.Тукайның иҗаты белән танышу кызыклы булырмы?», «Алар бөек шагыйребезнең татар милләтенең якты киләчәге өчен куйган тырышлыгын дөрес итеп бәяли алырлармы?», «Якташларым өчен милләтебез киләчәге ни дәрәҗәдә мөһим; чит җирдә, чит илдә яшәү телебезне, милли аңыбызны югалтуга китермәсме?» кебек сораулар әйләнә минем башта.
Магнитогорскида Г.Тукайны искә алдылар
Магнитогорск шәһәренең «Башкорт сәнгате йорты»нда Габдулла Тукай тууга 125 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды.Габдулла Тукай — татар халкының мәшһүр шагыйре, публицист. Ул яшьтән үк ятим кала. 1895 елдан Уральскида яши, Мотыгия мәдрәсәсендә белем ала, рус сыйныфында укый. 1902 елдан шигырьләр яза башлый. 1905 елдан исә наборщик (хәреф җыючы) булып эшли. «Фикер» газетасында, «Әл-гасрел-җәдид» журналында үзенең шигырьләрен, публицистик язмаларын һәм фельетоннарын бастыра.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)


