Апрель. Франкфурт язгы чәчәкләрнең хуш исеннән рәхәтләнеп утыра. Мондый татлы ис башларны әйләндерә, күңелләрне эретеп җибәрә. Ә язгы кояш исә, җәйге кояштан үрнәк алырга тырышкандай, кыздырыпмы-кыздыра. Болытларга да, «явам-явам» дип торган яңгырга да рәт юк монда. Шәһәргә кояш хуҗа. Рәхәт...күңелләрне бәйрәм хисе биләп ала.
...Әйе, бүген бәйрәм. Г.Тукайның тууына 125 ел булуга багышланган кичәгә җыенам. Үзем җыенам, ә күңелдә мең төрле сорау. «Күптән инде үз туган илләре, җирләреннән аерылган якташларыма Г.Тукайның иҗаты белән танышу кызыклы булырмы?», «Алар бөек шагыйребезнең татар милләтенең якты киләчәге өчен куйган тырышлыгын дөрес итеп бәяли алырлармы?», «Якташларым өчен милләтебез киләчәге ни дәрәҗәдә мөһим; чит җирдә, чит илдә яшәү телебезне, милли аңыбызны югалтуга китермәсме?» кебек сораулар әйләнә минем башта.
http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2083:2011-05-04-05-23-29&catid=116:2010-11-30-19-28-21&Itemid=498