Хәзер Россиядә дә террор куркынычлыгының төрле дәрәҗәләре билгеләнәчәк. 3 май көнне Россия президенты Дмитрий Медведев «Терроризмга каршы тору турында»гы законга төзәтмәләр кертте. Алар Россиядә өч дәрәҗәле террор куркынычлыгы системасын булдыра. 2011 елның 22 апрелендә Россиянең Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителеп, Федерация Советында 27 апрельдә расланган закон «зәңгәр» - арттырылган, «сары» - югары» һәм «кызыл» - критик дәрәҗәләрен кертә.
http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2081:2011-05-03-11-50-14&catid=101:2010-11-30-19-18-56&Itemid=483