Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком СӘЯСӘТ РОССИЯДӘ. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком СӘЯСӘТ РОССИЯДӘ. Показать все сообщения

Сергей Миронов Федерация Советыннан китте

Сергей Миронов Россиянең Федерация Советы башлыгы булуыннан туктады. 18 май көнне Санкт-Петербургның закон чыгару собраниясе Федерация Советыннан үзенең вәкилен — Сергей Мироновны чакыртып алды. Моның өчен 43 депутат тавыш бирде, 5 кеше генә каршы чыкты (барлыгы закон чыгару собраниесендә 50 депутат, шуларның икесе әлеге утырышка килмәде). Шулай итеп, Мироновка каршы хәтта ул җитәкчелек итә торган «Гадел Россия» партиясе вәкилләре дә чыкты.

Россиядә террор куркынычлыгының дәрәҗәләре кертелә

Хәзер Россиядә дә террор куркынычлыгының төрле дәрәҗәләре билгеләнәчәк. 3 май көнне Россия президенты Дмитрий Медведев «Терроризмга каршы тору турында»гы законга төзәтмәләр кертте. Алар Россиядә өч дәрәҗәле террор куркынычлыгы системасын булдыра. 2011 елның 22 апрелендә Россиянең Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителеп, Федерация Советында 27 апрельдә расланган закон «зәңгәр» - арттырылган, «сары» - югары» һәм «кызыл» - критик дәрәҗәләрен кертә. 
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...