Хабаровскида һәр елны «Мисс Сабантуй» милли гүзәллек конкурсы уздырыла. Аны Хабаровски шәһәре татарлары Автономиясе һәм Хабаровскиның татар яшьләр клубы оештыра. Конкурсның төп максаты: халыкта төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт уяту, аларны шул милләт традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Быел бу конкурс 28 нче июннән 10 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм анда 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрле булган төрле милләт кызлары катнашачак. Кызлар монда үзләренең тышкы кыяфәтләрен, матур милли киемнәрен генә күрсәтеп калмый, алардан милли гореф-гадәтләрне, милли ашларны да белү таләп ителә. Алай гына да түгел, алар үз туган телләрендә чиста, саф, матур итеп сөйләшә дә белергә тиешләр.