Май бәйрәмнәре автосөчеләрнең кәефен кырды – ягулыкка бәя күтәрелеп куйды. Бензин җитмәү проблемасы Татарстанны урап узды узуын. Гарчә Россиянең шактый төбәгендә АЗСлар тирәсендә ажиотаж тудырса да.
3 май көнне ТР Хөкүмәт йортында «машина азыгы» кыйммәтләнүенең сәбәбен аңлаттылар. Белгечләр фикеренчә, илебездә бензин сату отышлы түгел дип, нефтьчеләр ягулыкны читкә күпләп чыгара башлаган. Бу, әлбәттә, базарда дефицитка, бәясе артуына китерә. Ә чит илдә бензинга ихтыяҗ төрле сәяси хәлләргә бәйле рәвештә үскән.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2093:2011-05-04-07-56-45&catid=104:2010-11-30-19-19-57&Itemid=486