Алтай краенда яңа иҗтимагый оешма төзелде, Интертатка шунысы белән кызыклы ул -Татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе.
Показаны сообщения с ярлыком Милләт. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Милләт. Показать все сообщения
Татар авылы Башкүлдә Бердәмлек көне
30 нчы апрель көнне Казахстанның Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Бишкарагай районы Башкүл авыл округындаКазахстан халыклары бердәмлеге көне уңаеннан зур бәйрәм уздырылды. Семипалатинскидан 120 чакрым ераклыкта урнашкан бу авылга төрле күрше районнар, шәһәрләрдән кунаклар чакырылды. Шулай ук кемнең киләсе килә, барчасын да якты йөз белән каршы алдылар.
Башкүл авылы халкы бик тә кунакчыл халык. Зур бәйрәмнәр оештыру да аларга бер дә ят түгел. 2007 нче елда бу авыл үзенең оешуына 170 ел тулуга багышланган зур бәйрәм уздырган иде инде. Ул халыкара Сабантуй итеп бәйрәм ителде. Анда катнашкан кешеләрнең бик күпләре яхшы хәтерлидер әле бу бәйрәмне.
Әйтергә кирәк, Казахстанның бәйсезлек алуына 20 ел тулу һәм Казахстан халыклары бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган бу кичәнең масштабы кечкенәрәк булса да, үзешчән концерт программасы, «алтыбакан» һәм «канат тарту» кебек милли уеннар, милли ризыклар беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Мәскәүдә Тукайны искә алалар
- 12.04.11 13:31
- ГӨЛҖИҺАН ГӘЛЛӘМОВА
- КАРАУЛАР САНЫ: 71
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгынМәскәүдә дә билгеләп узарга җыеналар. 26-27 апрель көннәрендә әлеге юбилей датасы уңаеннан татар поэзиясе классигы Габдулла Тукай көннәре оештырыла.
26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Мәскәүдә Габдулла Тукайһәйкәлен ачу тантанасы булачак. Монументның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков. Бу —Татарстан хөкүмәте тарафыннан Россия башкаласына тапшырган олы бүләк.
Һәйкәл ачу тантанасында Россия, Татарстан сәнгатькәрләре тарафыннан концерт та тәкъдим ителәчәк. Ә 27 апрельдә Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы татар дәүләт театры Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Печән базары» спектаклен тәкъдим итә, дип хәбәр итәләрintertat.ru газетына.
Һәйкәл ачу тантанасында Россия, Татарстан сәнгатькәрләре тарафыннан концерт та тәкъдим ителәчәк. Ә 27 апрельдә Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы татар дәүләт театры Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Печән базары» спектаклен тәкъдим итә, дип хәбәр итәләрintertat.ru газетына.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)


