Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком Шәхесләр. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Шәхесләр. Показать все сообщения

Габдулла Рәхимкулов янә Шәйморзага кайтты...

Халкыбызның күпсанлы талантлар, язучы-галимнәр, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният әһелләре үстереп биргән Чүпрәле ягы бүген күкрәк киереп горурланырга хаклы, чөнки Туган җир үзенең моңсар улын зурлый, аңа хәләл хезмәтенең рухи әҗерен кайтара, газиз баласына баш иеп рәхмәт әйтә,аның истәлеген мәңгеләштерә. Үзе исән булса быел сиксән бишен тутырган булыр иде - “Сәхнә шахтеры” – Габдулла Рәхимкулов. Исемен җырга салыптатар галәменә таныткан Шәйморза авылы кешеләре дә үзләренең Габдулласын, шушы авыл урамнарда яңгырдан соң күлдәвекләр буйлап чапкан, шунда гомер сөргән, шушы җирнең челтер чишмә суларын эчкән, биредә хыял канатларын үстергән Апушын көтеп алгандыр.

Равил Вәлиев: «Нуриев мине балетка гашыйк итте»

Исеме бөтен җир шарына мәгълүм булган танылган Рудольф Нуриевтурында бик күп китаплар язылды һәм язылачак та әле. Ә менә язучы Равил Вәлиевнең«Шөһрәт» дип исемләнгән роман-дилогиясе - биюче хакында татар телендә язылган беренче китап. Күренекле язучыбыз бу әсәрендә татар милләтеннән булган биюче егетнең тормыш юлын, иҗатын тасвирлый. 
Равил Вәлиев: «Нуриев мине балетка гашыйк итте»

Мәскәүдә Тукайны искә алалар



начарБик яхшы 

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгынМәскәүдә дә билгеләп узарга җыеналар. 26-27 апрель көннәрендә әлеге юбилей датасы уңаеннан татар поэзиясе классигы Габдулла Тукай көннәре оештырыла.
26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Мәскәүдә Габдулла Тукайһәйкәлен ачу тантанасы булачак. Монументның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков. Бу —Татарстан хөкүмәте тарафыннан Россия башкаласына тапшырган олы бүләк.

Һәйкәл ачу тантанасында Россия, Татарстан сәнгатькәрләре тарафыннан концерт та тәкъдим ителәчәк. Ә 27 апрельдә Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы татар дәүләт театры Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Печән базары» спектаклен тәкъдим итә, дип хәбәр итәләрintertat.ru газетына.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...