Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком МӘГАРИФ. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком МӘГАРИФ. Показать все сообщения

Техник белгечлекләр сайлаучыларга укырга керү җиңелрәк булачак

Быелгы җәйдә Россия югары уку йортлары абитуриентларга 484 мең бюджет урыны тәкъдим итәчәк, шуларның 331,7 меңе көндезге бүлекләргә туры килә. Узган ел белән чагыштырганда бу берникадәр кимрәк. Кабул итү планы социаль гарантияләрдән чыгып исәпләнде, ди һөнәри белем бирү департаменты директоры Татьяна Давыденко. Шулай итеп, быел мәктәпне тәмамлаучы 1000 егет-кызның 438-енә югары белемне көндезге бүлекләрдә бушлай алу мөмкинлеге биреләчәк.

Бюджет урыннары билгеләгәндә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре дүрт, биш алты елдан нинди һөнәр ияләре таләп ителәчәген дә исәпкә алган. Алар эш бирүчеләр, урындагы һәм федераль хакимият органнары белән киңәшләшкән. Нәтиҗәдә, соңгы елларда күзәтелгән тенденция быел да сакланачак икән. Техник юнәлешләр буенча урыннар саны тагын да арттырылган.

- Без берәүне дә болай гына укытырга җыенмыйбыз . Илнең һөнәрләргә ихтыяҗы үзгәрә тора, моны күздә тотып без контроль саннарны да тәгаенлибез. Яңа стандартлар буенча яшь буын сыйфатлы һәм киләчәктә таләп ителгән белем алырга тиеш, - ди РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.

Шул рәвешле, узган ел белән чагыштырганда, 2011 ел кабул итү планы буенча гуманитар юнәлешләргә кабул итү 18,9 процентка киметелгән. Моннан кала педагоглар 4,3 процентка, ә икътисадчылар 8,3 процентка кимрәк тупланачак.
http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=983:2011-01-28-09-25-34&catid=106:2010-11-30-19-20-48&Itemid=488

Балада лидерлык сәләтен үстерү өчен ни кирәк?

Яр Чаллыдагы “Орион” яшьләр үзәгендә “Балалар лидерлык академиясе” проекты башланып китә. Әлеге проектның төп максаты – балаларда лидерлык күнекмәләрен булдыру һәм аларны әйләнә-тирәдәге кешеләр белән аралашырга өйрәтү. Программа 10-12 яшьлек балаларга юнәлтегән.

1 февральдән башланып китәчәк проект кысаларында төрле тренинглар, коммуникатив уеннар үткәрү, төркемнәрдә эшләүне гамәлгә кертү, сөйләү осталыгы буенча дәресләр үткәрү күздә тотыла. Дәресләрне атнага ике тапкыр психологлар үткәрәчәк. Биредә балаларны үз яшьтәшләре белән аралашырга, төркемдә эшләү, конфликт ситуацияләрдән чыгарга, стресс белән көрәшергә өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәре матбугат үзәге.

Интертаттан алынган
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...