Быелгы җәйдә Россия югары уку йортлары абитуриентларга 484 мең бюджет урыны тәкъдим итәчәк, шуларның 331,7 меңе көндезге бүлекләргә туры килә. Узган ел белән чагыштырганда бу берникадәр кимрәк. Кабул итү планы социаль гарантияләрдән чыгып исәпләнде, ди һөнәри белем бирү департаменты директоры Татьяна Давыденко. Шулай итеп, быел мәктәпне тәмамлаучы 1000 егет-кызның 438-енә югары белемне көндезге бүлекләрдә бушлай алу мөмкинлеге биреләчәк.
Бюджет урыннары билгеләгәндә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре дүрт, биш алты елдан нинди һөнәр ияләре таләп ителәчәген дә исәпкә алган. Алар эш бирүчеләр, урындагы һәм федераль хакимият органнары белән киңәшләшкән. Нәтиҗәдә, соңгы елларда күзәтелгән тенденция быел да сакланачак икән. Техник юнәлешләр буенча урыннар саны тагын да арттырылган.
- Без берәүне дә болай гына укытырга җыенмыйбыз . Илнең һөнәрләргә ихтыяҗы үзгәрә тора, моны күздә тотып без контроль саннарны да тәгаенлибез. Яңа стандартлар буенча яшь буын сыйфатлы һәм киләчәктә таләп ителгән белем алырга тиеш, - ди РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Шул рәвешле, узган ел белән чагыштырганда, 2011 ел кабул итү планы буенча гуманитар юнәлешләргә кабул итү 18,9 процентка киметелгән. Моннан кала педагоглар 4,3 процентка, ә икътисадчылар 8,3 процентка кимрәк тупланачак.
http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=983:2011-01-28-09-25-34&catid=106:2010-11-30-19-20-48&Itemid=488