Габдулла Тукай

Казанның бизәкле читекләре

Казан, татар җире элек-электән күннән тегелгән читекләре белән дан тоткан. Шуны истә тотып, үзебезнең укучыларыбызга Лилия Саттарованың "Казанның бизәкле күне" дигән китабыннан кайбер өземтәләр тәкъдм итәргә булдык.

Китапның авторы – Л. И. Саттарова – сәнгать һәм сәнгать тарихы белгече, татар халык иҗаты, шулай ук мөселман сәнгате һәм архитектурасы буенча хезмәтләр авторы. 1986 елда И. Е. Репин исемендәге Сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (Санкт-Петербург) тәмамлаган. Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1991 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә укыта.

Китапның кереш өлешендә Лилия Саттарова болай дип яза:



- Бу китап – гасырлардан мирас булып килгән көнкүреш һәм тере сәнгати гореф-гадәтләр турында. Башта болгар, аннан соң Казанның хуш исле, йомшак күне һәм татар сафьянчыларының тире эшкәртү рецептларын оныкларына өйрәтүе турында. Беренче карашка утилитар, бернинди иҗатсыз, шигъриятсез тоелган читек тегү һөнәренең шагыйранә шөгыльгә, халык бизәкләренең нигезенә әйләнүе турында.

Казанның бизәкле күне... Читек һөнәре чәчәк аткан XIX гасырда бу күннән тегелгән итек һәм кәвешләр шул дәрәҗәдә популяр була ки, алар Европаны оригинальлеге белән яулый, кием-салым тарихына керә һәм Американың ковбой итекләре кебек классикага әверелә.

Бизәкле аяк киемен “татарча”, “казанча”, “азиячә” эшләнгән дип төрлечә атауда хаклык бар. Нәкъ менә Казан татарлары бу шөгыльгә киң таралыш бирә. Гадәттә йомшак итек тегелгән итек-читекләрнең Шәрыктан, “азиядән” килеп чыгуына таныла торган формасы, аны кию гореф-гадәте һәм күп төсләр кергән бизәкле декор ишарә итә.

Китапка бизәкле аяк киеме тарихының иң якты сәхифәләре генә кергән. Монда төп игътибар үзенчәлекле сәнгать күренеше, халык иҗаты продукты буларак, бизәкле татар читегенә бирелгән. Бизәкле күннең кабатланмас декоратив өслеген уникаль чигү барлыкка китерә. Аңа тиңнәр юк: ул читекнең орнаментларын чәмчәләп тегә һәм бер үк вакытта бизәк тә булып тора. Ул әйбернең пластик структурасын төзи, силуэт һәм күләм бирә. Аның кайчан һәм кайда барлыкка килүе турында фаразларга гына кала, шулай да ул тарихка Казанча, яки татарча, “чигеп эшләү” булып кереп кала. Казанда һәм Казан арты авылларында татар һәм рус хатын-кызлары чигү серләрен телдән олыдан кечегә өйрәтә-өйрәтә шулай чигә торган булганнар.

Китапта тәфсилләп язылган тегү технологиясе бары тик кулдан эшләүне генә күздә тота, шуңа да казанча бизәкле күн һәм аннан эшләнгән әйберләр бүгенгә кадәр “кул эше” статусын саклый.

Укучы кулында тотып торган бу китап “Мәдәният һәм традицияләр” нәшриятының Казанның меңьеллыгына багышланган проекты. Анда әле беренче генә тапкыр сөйләнелә торган тарихи материаллар – Русия һәм чит илләрнең унбиштән артык музеенда саклана торган читекләр, бизәкле күннең башка үрнәкләре турында мәгълүматлар бар.

Дәвамы булачак: карап барыгыз!

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...