Габдулла Тукай

Казахстанда 20 ел тынычлык һөкем сөрә

Казахстанда 20 ел тынычлык һөкем сөрә

Казахстан президенты Нурсултан Назарбаев 2011 нче елны республика бәйсезлегенә 20 яшь тулу елы итеп игълан итте. 27 гыйнварда ул тиешле указга кул куйды. Быел Казахстанда һәр эш "Тынычлык һәм ил төзү 20 еллыгы" девизы астында үтәчәк. Моны күзәтеп барачак Дәүләт комиссиясе төзелде, чаралар планы чарланды. 

Бәйрәм концепциясе буенча, һәр ай Казахстанда аерым бер темага, илнең казанышларына багышланачак. Мәсәлән, гыйнвар - Азиада һәм илнең спорт өлкәсендә уңышларына багышлана, март- милли традицияләргә, чөнки бу айда, язның беренче аенда, язгы яңарыш бәйрәме Нәүрүз бәйрәме үтә.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...