Матди як нык, рухны кайгыртыр вакыт...
Бүгенге көндә Татарстанда исламны үзебезнең традицияләргә һәм генетик хәтергә мөрәҗәгать итми алып барып булмый. Безнең төбәктә берничә буын үсешенә нигез булган ислам традицияләренең 1000 елдан артык тарихы бар. Мөфти вазыйфаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз бу хакта һәм Татарстан мөселманнары алдында торган бурычлар турында Диния нәзарәтенең рәсми сайтында тәкъдим ителгән язмасында күрсәтә.
Әлеге язма “Татарстан Диния нәзарәтенең соңгы утырышыннан соң ун көннән артык узган кыска вакыт эчендә Татарстан мөселманнары һәм матбугатта күп сүзләр әйтелде, язылды. Бу “бай” материал нигезендә бүгеннән инде безнең җәмгыятьнең проблемалары, “авырткан урыннары” турында сөйләшергә була. Бүгенге җәмгыятьтәге хәлләрне матдилектән рухыйлыкка күчү буларак бәяләргә мөмкин. Мине дөрес аңлагыз, элек тә рухи кыйммәтләр бар иде, әмма процентларда чагыштырганда идеология эше матди-хуҗалык проблемаларны хәл итүдән күпкә калышты. Берни дә болай гына булмый – бар нәрсә Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән башкарыла”, - дип башланып китә.
Алга таба ул Диния нәзарәте һәм, гомумән, һәркайсыбыз алдында торган бурычларны билгели. “Хәнәфи мәзхәбе кыйммәтләренә нигезләнгән идеологияне үстерү өчен ислам пропагандасы белән бөтенебез – имам-мөхтәсибләр, имамнар, гадәти мөселманнар, диннән читләшкән һәм аны кабул итмәү сәбәпле мондый җаваплылыкны үз өстләренә алырга теләмәгән зыялылар бу эштә актив шөгыльләнергә тиеш. Бурыч ачык: хәтта дини булмаган кешеләр күңелендә булган ышану аларның үз-үзләрен тотышларында, дөньяга карашларында ныклы күрсәткечкә әйләнсен. Аллаһка ышану иң беренче чиратта кешене яхшылыкны яманнан, Аллаһ сүзен иблис ялганыннан аерырга өйрәтергә, җәмгыятьтә үз урынын табарга, тормышын корырга булышырга тиеш”, - дип яза ул.
Ә дини идеологияне ныгыту өчен без төгәл генә ни кыла алабыз соң? Язмада бу сорауга да җавап бар.
“Иң беренче чиратта мәчетләр эшчәнлеген үстерергә тиешбез. Соңгы ун елда 1300дән артык мәчет салынган һәм ачылган. Мәчетләр безнең – нигез. Мәхәлләләр фикердәшләрне, ышанучыларны берләштерә. Нәк менә анда бер идея тирәсендә тупланалар. Идея кеше мәчеттән чыгуга юкка чыкмый. Шуның өчен дә иман йортларында кешеләргә нинди мәгълүмат җиткерелүе бик мөһим. Мәчетләр мәгариф, яшьләр һәм социаль эшчәнлек үзәгенә әйләнсен.
Безнең күп кенә мәхәлләләрнең ишеге елга ике тапкыр – Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә ачыла. Башкалары җомга көнне эшли, аларга 5-8 өлкән кеше һәм инвалид килә. Ә кая соң яшь, энергияле, сәламәт кешеләр? Ә бит тәҗрибә күрсәткәнчә шундыйлар ярдәмендә күп эшләр башкарыла. Мәчетләрне торгызабыз, яңаларын салабыз, төрле программаларны тормышка ашырабыз...
Шуның өчен Татарстан Диния нәзарәтенең иң беренче өстенлекле юнәлеше – һәр мәчеттә, һәр мәхәлләдә дини идеологик эшне оештыру. Сүздән эшкә күчәр вакыт. Мәчетләрдә мониторг уздырырга, халыкны җәлеп итәргә, очрашулар үткәрергә, проблемаларны ачыкларга, хәл итәргә кирәк. Теләсә кайсы имам Диния нәзарәтенә мөрәҗәгат итә ала, без үз чиратыбызда аларга булышырга әзер”.
Илдус хәзрәт Диния нәзарәтенең икенче өстенлекле юнәлешен тиз арада белгечләр әзерләүдә күрә. “Россия Ислам университеты базасында шундый институт оешуга бик шатмын. Югары уку йортларында гына түгел, мәдрәсәләрдә, якшәмбе мәктәпләрендә кешеләрне чакыра, аларга ислам нигезләрен аңлата белергә өйрәтү укыту курсының аерылмас өлешенә әйләнсен”, - ди ул.
Мөфти вазыйфаларын башкаручы Илдус хәзрәт бүгенге көндә кискен торучы ялган дини агымнар проблемасын юкка чыгаруга карата да үз фикере белән уртаклаша: “Исламда ялган дини агымнар, секталарга килгәндә, безгә аларның таралуын әле ныклап өйрәнергә кирәк. Нинди генә нәтиҗәләргә килсәк тә, әлеге проблеманы хәл итүдә үз өлешебезне кертергә туры киләчәк. Татарстандагы Ислам үзен һәрвакыт теләсә нинди радикаль һәм сугышчан юнәлешләргә каршы торучы тыныч дин итеп күрсәтте. Без, бабаларыбыз тәҗрибәсен, белемен, татарларның 1000 еллык дини тарихын файдаланып бу традицияне дәвам итәчәкбез”.