Габдулла Тукай

Борис Ельцин хатыны - Казанда

Борис Ельцин хатыны - Казанда

Россиянең беренче президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина Казанга килде. Ул Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Борис Ельцин — яңа Россиянең чишмә башында» дигән күргәзмәне ачуда катнашты.
Үзенчәлекле күргәзмәне ачуда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тә бар иде. Ул Наина ханымга «Борис Ельцин и Татарстан» дигән фотоальбом тапшырды. 
Фотоальбом Шәймиев һәм Ельцин заманыда Россия белән Татарстан багланышларын тасвирларган сүрәтләрдән тора. Фотографияләрнең авторы — Михаил Козловский. Китап Казанда әзерләнгән һәм нәшер ителгән.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...