Татарстанда 2011-2015 елларга каралган социаль-икътисади программа кабул ителде. Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, программаның «соңгы нәтиҗәсе» булып, халык тормышының яхшыруы торырга тиеш. Моңа, әлбәттә, икътисад күрсәткечләрен үстерү ярдәмендә ирешәчәкләр.
Бишьеллык программа 2015 елга уртача хезмәт хакының ике тапкырга артып, 40 мең сумга җитүен «вәгъдә итә». 2005-2010 елларга каралган программа нигезендә бу күрсәткеч 14 мең сум тирәсендә фаразланса да, 2010 елда 17 мең сум ук булган.
Сәламәтлек саклау юнәлешендәге эшләр хисабына респөбликада яшәүче кешеләр гомере биш елдан соң озынаер — 74 яшькә җитәр дип фаразлана. Әлегә татарстанлыларның уртача яше 70 тирәсе.
Ә инде боларның барысына да ирешү өчен тырышып эшлисе кала. Чөнки программа сәнәгать һәм IT-технологияләрне үстерүне күздә тота. Шулай итеп, 2015 елга кадәр сәнәгать җитештерүенең икътисад тармагындагы өлеше 25 процентка, эшмәкәрлекнең - 34 процентка артыр дип көтелә. Төп игътибар инновацияле продукциядә — аның өлеше 30 процент тирәсе булырга тиеш.
Биш ел эчендә Казанны, моношәһәрләр — Чаллы, Кама Аланы, Чистайны гына түгел, Яшел Үзән, Зәй һәм башка торак пунктларны да инвесторлар өчен кызыклы итү, шул рәвешле яңа җитештерү урыннары ачу карала.
http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=977:2011-01-27-13-02-25&catid=103:2010-11-30-19-19-39&Itemid=485