Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком Икътисад Финанслар. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Икътисад Финанслар. Показать все сообщения

Ипотека кредитлары күбрәк биреләчәк


Россиядә торак кредитлары базары җанланып китте. Moody’s рейтинг агентлыгы белдергәнчә, бу бигрәк тә кризистан соң күзәтелә. Алдагы ике елда мондый кредит күләме ел саен 30 процентка үсергә тиеш. Шул рәвешле, узган ел 437 млрд. сум фатирлы булуга китсә, 2011 ел ахырына ипотека һәм торак кредитларының тулаем күләме 570 млрд. сумга җитәргә тиеш.

«КамАЗ» кар чистарту машиналары чыгара

«КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте быел кар чистарту җайланмасы эшләп чыгарырга җыена. Бу турыда компания генераль директоры Сергей Когогин Казан мэры Илсур Метшин белән очрашу вакытында белдерде.
Кар чистарту җайланмалары җитештерү икътисади яктан да отышлы булып, муниципаль идарәләрен кирәкле техника белән тәэмин итәчәк. Әлеге идея башлангычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән.
Машиналарның беренче партиясенә Чаллы шәһәре заказ биргән булган. 36 техника инде хәзер үк урамнарны кардан арындырырга ярдәм итә.
http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=984:lr-&catid=104:2010-11-30-19-19-57&Itemid=486

Татарстанда хезмәт хакын ике тапкырга арттыру карала

Татарстанда 2011-2015 елларга каралган социаль-икътисади программа кабул ителде. Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, программаның «соңгы нәтиҗәсе» булып, халык тормышының яхшыруы торырга тиеш. Моңа, әлбәттә, икътисад күрсәткечләрен үстерү ярдәмендә ирешәчәкләр.

Бишьеллык программа 2015 елга уртача хезмәт хакының ике тапкырга артып, 40 мең сумга җитүен «вәгъдә итә». 2005-2010 елларга каралган программа нигезендә бу күрсәткеч 14 мең сум тирәсендә фаразланса да, 2010 елда 17 мең сум ук булган.

Сәламәтлек саклау юнәлешендәге эшләр хисабына респөбликада яшәүче кешеләр гомере биш елдан соң озынаер — 74 яшькә җитәр дип фаразлана. Әлегә татарстанлыларның уртача яше 70 тирәсе.

Ә инде боларның барысына да ирешү өчен тырышып эшлисе кала. Чөнки программа сәнәгать һәм IT-технологияләрне үстерүне күздә тота. Шулай итеп, 2015 елга кадәр сәнәгать җитештерүенең икътисад тармагындагы өлеше 25 процентка, эшмәкәрлекнең - 34 процентка артыр дип көтелә. Төп игътибар инновацияле продукциядә — аның өлеше 30 процент тирәсе булырга тиеш.

Биш ел эчендә Казанны, моношәһәрләр — Чаллы, Кама Аланы, Чистайны гына түгел, Яшел Үзән, Зәй һәм башка торак пунктларны да инвесторлар өчен кызыклы итү, шул рәвешле яңа җитештерү урыннары ачу карала.

http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=977:2011-01-27-13-02-25&catid=103:2010-11-30-19-19-39&Itemid=485



Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...