Габдулла Тукай

Чемпионат дәвам итә! Ботка пешә тора!

Чемпионат дәвам итә! Ботка пешә тора!

Казанда Туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. "А" төркемендә Россия җыелма командасы Казахстан командасын 7:2 /2:1/ исәбе белән җиңде. 

Россиялеләрне "тукмаган" финнар исә тагын бер җиңүгә иреште: Норвегия командасын "коры" 9:0 исәбе белән җиңде, АКШ командасы шведларга 8:1 исәбе белән оттырды.

"Б" төркемендә Голландия җыелма командасы Канада командасына 2:4 исәбе белән оттырды, Латвия командасы Венгриянекен 3:4 исәбе белән җиңде.

Бүген "А" төркемендә АКШ - Норвегия, Казахстан - Финляндия, Россия - Швеция уеннары узачак. "Б" төркемендә: Голландия - Латвия, Белоруссия - Венгрия уйнаячак.

Казанлылар уеннарга бик йөрмиләр, шөңа күрәдер инде стадионнарга килгән җанатарларга итле ботка пешереп ашаталар икән!

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...