УЕФА "Рубин" футбол командасына Европа Лигасындагы Голландиянең "Твенте"сына каршы финалның 1/16 уенын Казанда
Үзәк стадионда үткәрергә ризалыгын бирде дип хәбәр итә клубның рәсми сайты.
Билгеле булганча, "Рубин" бу матчны Ростовка яки Владикавказга күчерергә теләгән иде, но УЕФА моны кабул итмәде. "Рубин" көндәшләренә уенны Голландиядә үткәрик дип тә мөрәҗәгать итеп караган иде, тик "Твенте" моңа риза булмады.
Хәзер Казанның Үзәк стадионында уенга әзерлек эшләре алып барыла. Тонна-тонна кар чыгарыла, кыр астындагы җылыту системасы кабызылды. Уен булырга тиешле көндә синоптиклар фаразлавынча -10 градуска кадәр салкын булуы мөмкин, стадион белгечләре кырдагы үлән өшемәсә ярый инде дип шикләнәләр. Шундый хәл узган ел "Рубин"ның "Хаппоэль" һәм "Вольфсбург" белән уеннарыннан соң булган иде. Соңыннан газонны яңадан чәчәргә кирәк булды.
Исегезгә төшерәбез: матч 17 февральдә үтәчәк.