Спикер В.Литвин җитәкләгән Украина Югары Радасы делегациясенең Төркиягә рәсми сәфәре вакытында кырымтатар халкының кайбер проблемалары турында да сүз алып барылды. Делегациядә Кырымтатар халкының мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев тә бар иде.
Президент А.Гюл белән очрашуы вакытында В.Литвин Төркияне Кырым татарларының социаль проблемларын чишүдә булышуы өчен рәхмәтен белдерде. Шул ук вакытта проблемаларның шактый өлеше чишелмичә тора, чөнки Украинаның икътисади хәле яхшы булмаганлыктан, моның өчен финанслар җитешми. Шуңа күрә В.Литвин төрекләрдән кырымтатар халкына тарихи ватаннарында урнашуда күрсәтелгән ярдәмнең күдәмен арттыруларын сорады. Кырым татарларының Украинаны һәм Төркияне бәйләүче көч булуын ассызыклады. А.Гюль шәхси дусты һәм Төркиядә яхшы билгеле Мостафа Җәмилевнең рәсми парламент делегация белән килүенә шат һәм канәгать булуын белдерде. "Бу хәл Украинаның кырымтатар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртуга зур әһәмият бирүен күрсәтә", - дип ассызыклады Төркия президенты. Төркия алга таба да Халыкара хезмәттәшлек төрек агентлыгы (TİKA) аша Кырым татарларының социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә төрле халыкара программалар алып барачак. Моның өчен Украина ягы элегрәк килешенгән ТİKA ның Киевта бюросы һәм Акмәчеттә (Симферополь) Төркия консуллыгы ачу эшләрен тизләтергә тиеш. Болар барысы да Украина һәм Төркия арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәр иде, шул исәптән кырымтатар халкының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә дә.
Рәсми сәфәр тәмамлангач, Мостафа Җәмилев Төркиянең иң югары дәрәҗәдәге чиновниклары белән очрашулар үткәрде. Бу әңгәмәләр вакытында ана телендә укыта торган күп санлы гомумбелем мәктәпләр ачу, студентлар өчен тулай тораклар, балалар бакчалары төзү, ватаннарына кире кайтучыларның торак мәсьәләләрен чишү проблемалар буенча фикер алышынды. Төркия Президенты Абдулла Гюл белән очрашу вакытында Мостафа Җәмилев репатриантлар өчен программа кабул итүләрен үтенде. Бу программа буенча ватаннарына кайтучы Кырым татарларына чираттагы мең фатир яки йорт төзү я сатып алу каралган.