Татар егете: Уралда туган, Астралиядә ярыша, Италиядә яши, Казанга килергә хыяллана
Көньяк Австралия штаты Фестивальләр штаты дигән исеме бар. Киләчәктә, бәлки, дөньяви велоярышлар штаты дигән исем дә алырга мөмкин. Менә быел 16 гыйнвардан 23 нә кадәр Сантос Тур Даун Андер (Santos Tour Down Under) ярышлары узды. Төрле илләрдән барлыгы 187 килгән иде. Шулар арасында - татар егете дә бар иде. Ярышларның ахыргы көнендә үзен тотып әңгәмә корып алдык.
Исеме - Денис. 1987 елның 7 мартында Екатеринбург шәһәрендә Рамил һәм Галина Галимҗановлар гаиләсендә икенче бала булып туган. Урал дәүләт университетында спорт мөгаллиме белгечлеге алган. 2008 елдан бирле профессиональ велоспортчы. Быел ике тапкыр Австралиягә Россия Федерациясенең "Катюша" исемле велотөркеменең лидеры булып килде. Ярышта катнашкан 187 кеше арасында 13 нче булып килде. Шулай ук командада безгә кардәш һәм күрше чуаш егете Сергей Иванов та бар иде.
Казахстанның "Астана" командасы да ярышларда катнашты, шулай ук Үзбәкстаннан Сергей Лагутин да килгән булган. Бу ике төрки дәүләттән бер генә казакъ яки үзбәк булмаса да, байраклары атна буена Аделаиданың үзәк мәйданында эленеп торды.
Дениска килгәндә, ул күбрәк Италиядә яши икән, өенә елга бер тапкыр гына кайтып йөри. "Татарстанда һәм Казанда булганым юк. Бер күрәсем килә. Казанны бик матур шәһәр диләр..." - дип сөйләде хыялларын егетебез. "Иншалла, ниятең - юлдашың. Үзеңә саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр һәм уңышлар", - дип теләп хушлаштык.