2011 елның 28 февраль – 1 мартында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Саксония ирекле дәүләтенә эш визиты үтте. Делегациядә ТР ның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президнты каршындагы тышкы багланышлар департаменты директоры – ТР Президенты җитәкчесе Тимур Акулов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Муфлиханов бар иде. Лейпцигта Татарстан делегациясе машина төзү һәм автокомпонентлар җитештерү буенча күргәзмә-ярминкәләрнең рәсми ачылу тантаналарында катнашты. Рөстәм Миңнеханов берничә эш очрашуы үткәрде, шул исәптән Саксония ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән дә очрашты.