Россиягә ике көнлек эш сәфәре кысасында Татарстанга Төркия Республикасы Премьер-министры Рәдҗәп Тайип Эрдоган килде. Аны һәм башка төрек кунакларын 17 мартта «Казан» аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелендәге рәсми вәкиллек каршы алды.
Иң элек Төркиядән эш сәфәре белән килүчеләргә Татарстан башлыгы исеменнән рәсми кабул итү, Казан Кремле объектларына экскурсия оештырылды, аннан кунаклар Казан федераль университетына юл тотты. Биредә аларга Россиянең иң борынгы белем йорты музее күрсәтелде, Төркиядән килеп биредә белем алучы студентлар, аспирантлар белән аралашу булды. Тулысынча укырга