2011 ел башыннан Казанның «Күзәтүчесез хайваннарны тоту хезмәте» оешмасы тарафыннан 2640 күзәтүчесез хайван тотылган. Бу эш халыктан килгән хәбәрләр ярдәмендә башкарыла. 250-06-15 телефонына көн саен 30-40 шалтырату кабул ителә. Сәламәт булган хайваннарга котыру авыруына каршы вакцина кадыйлар, аннан соң алар паразитлардан эшкәртелә, стерилизацияләнә һәм кызыксынган кешеләргә яисә оешмаларга тапшырыла. Авыру этләр исә агулап үтерелә.