Габдулла Тукай

Күз тидеме сиңа, Байталлы?

Милли мәгариф, ана телебезне укыту мәсьәләләре халкыбыз язмышына битараф булмаган һәр татар кешесен борчый. 19 мартта Уфада чыгып килүче "Кызыл таң" газетасында шушы темага багышланган мәкалә басылып чыкты. Intertat укучыларына да ул кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Быелгы гыйнвар, февраль суыклары мәктәп ишекләренә йозаклар элдертеп кенә калмады, Андрей Фурсенко мәгариф реформасында тагын бер көтелмәгән адым ясарга җыену хәбәрен ирештереп, Русия җәмәгатьчелеген зур хәвефкә дә салды. Мәгариф министры 10-11 сыйныфлар өчен яңа укыту стандарты әзерләп ята икән... Оптимальләштерәбез, дип күпме мәктәпләрне яптырды. Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү сылтавы белән, югары уку йортларын абитуриентларны сынап алудан мәхрүм итте. Инде хәзер мәктәпләрдәге белем, предметлар даирәсенә дә үтеп, болгатулар ясарга җыенамы министр? Сүрелмәсә дә сүрелмәс икән бу либераль-демократта үзгәртүләр, яңартулар ялкыны...

Фурсенко реформасы бюджет акчасын экономияләү, укыту сыйфатын күтәрү, аңлы-белемле яшьләр, һөнәрмәннәр тәрбияләү эшен камилләштерү ягыннан нинди нәтиҗәләр бирер, Аллаһ белсен, әмма аның милли мәгариф тамырына балта чабуы хак. Тик, Ходай сакласын, бу хакыйкатьтән рәсми мәгариф вәкилләре уттан курыккан кебек куркалар. Әйтик, Башкортстан Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәк хезмәттәшлеге бүлеге мөдире Рәйсә Күзбәкова сөйләвенчә, безнең илдә, туган телләрне укытуга бөтен шартлар тудырылган...Тик, аныңча, бөтен фаҗига шунда: “ата-аналар балаларын татар сыйныфларына бирми...” Нәтиҗәдә туган телләрен өйрәнүче балалар көннән-көн кими бара.

Күз тидеме сиңа, Байталлы?

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...