Туристик фирма вәкилләре Россия халкының бүген үк май бәйрәмнәренә путевкалар алып куйганын хәбәр итә. Узган ел белән чагыштырганда, елның бу сезонына заказлар шактый күп. Май бәйрәмнәрен Франция һәм Чехиядә үткәрүчеләр саны бигрәк тә зур. Аннан соң Скандинавия, Балтыйк буе илләре бара. Өченче урында –Төркия.