ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы коллегиясендә катнашкан Виталий Мутко сүзләренә караганда, Татарстанда спортны үстерү буенча күп эшләр башкаралыа, шул ук вакытта бездәге ситуация аны әлегә канәгатьләндерми икән. Аның чыгышы күпләрне ялыктырса да, шактый кызыклы булды. Файдасы артык булмаса да.
Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко үз чыгышын көтмәгәндә башка юнәлештән башлады: 2010 елда Ванкувердагы кышкы Олимпия уеннарыннан. Шундый тәэсир калды, әйтерсең лә, безнекеләрнең андагы уеннарда гомер булмаганча начар чыгыш ясауларында әллә кемнәр гаепле, әмма Мутко гына түгел. Хәтерләсәгез, Ванкуверда Россия вәкилләре медальләр саны буенча беренче ун команда арасына да эләгә алмады. Спорт белгечләре генә түгел, сәясәтчеләр дә Ванкуверда кәеф-сафа корган спорт җитәкчелегенең үз вазыйфаларыннан баш тартуын таләп итте. Олимпия комитеты рәисе Леонид Тягачев отставкага китәргә мәҗбүр булды. Аның артыннан күп кенә федерацияләрнең җитәкчеләрен алмаштырдылар. Мутко гына үз урынында калды.
Тулысынча укырга