Габдулла Тукай

Пенсионерлар да ярышка чыга

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы коллегиясендә узган елга нәтиҗәләр һәм алдагы бурычлар турында министр Рафис Борһанов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикабызда спорт өлкәсе зур үсеш кичерә. Дөрес, мин үзем аерым проблемаларны да билгеләп бардым. 

Һәр вакыттагыча, эшләнгән эшләрне күрсәтү өчен түрәләр саннар белән “идарә итә”. Әйтик, узган ел Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына барлыгы 2 миллиард 3 миллион 396 мең сум ача бүлеп бирелгән. Былтыр республикада 158 спорт корылмасы сафка баскан һәм аларның саны 8 мең 968га җиткән. Татарстан спортчылары илкүләм һәм халыкара ярышларда 589 медаль яулаган. Ә менә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны бар халыкның 23,5 процентын гына тәшкил итә. Шәһәрләр арасында иң яхшы күрсәткеч Баулы белән Буада, иң начары исә Казанда. Районнар арасында беренче урында – Зәй, иң түбән күрсәткеч Түбән Камада... Тагын бер сан: коллегия узган көнне 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага 893 көн калган иде. Болар – цифрлар белән исәпләнүче күрсәткечләрнең кайберләре генә.

Тулысынча укырга

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...