Габдулла Тукай

Р.Миңнеханов: “Без әле олы юлның башында гына”

Казанда һәм Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны да арта, моның өчен мөмкинлекләр дә күбәя. Республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында яңгыраган төп фикер әнә шул булды. Дөрес, үз сәламәтлеге турында кайгыртучыларның санын арттыру турында әле алга таба да уйланырга кирәк булачак. 


Быелгы коллегия утырышы, башка еллар белән чагыштырганда, бөтенләй башкача иде. Моңа кадәр еллык хисап җыелышлары “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә генә узса, бу елгысы “Корстон”ның үзендә оештырылды. Әгәр дә башка елларда шушы Яшьләр үзәге дә әллә ни тула алмый иде, чөнки чакырылучылар саны аз гына була иде. Быел исә чара мәртәбәле бер җыенны хәтерләтте. Канташучылар арасында профильле министрлыкның барлык юнәлешләре (яшьләр эшләре, спорт һәм туризм) буенча активистлар да, җаваплы җитәкчеләр дә, район башлыклары да, спортчылар-тренерлар да бар иде. Моның кадәр кунакның җыелуы аңлашыла да, билгеле. Чөнки һәр коллегия утырышында да президентыбыз рөстәм Миңнеханов, шуның өстенә федераль үзәкнең дә зур түрәсе катнашмый бит. Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Виталий Мутко Казанга соңгы араларда еш килә анысы. Дөрес, аның да әле гади министрлыкның моның кадәр халык җыелган утырышта катнашканы булмагандыр.

Тулысынча укырга  Р.Миңнеханов: “Без әле олы юлның башында гына”

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...