Габдулла Тукай

Алексей Морозовтан чираттагы рекорд

Континенталь хоккей лигасында регуляр чемпионат тәмамланырга берничә уен калды. Татарстан командалары чыгыш ясый торган Көнчыгыш конференциясендә плэй-оффта чыгыш ясаячак сигезлек ачыкланды инде. Әлегә “Ак Барс” - икенче, “Нефтехимик” - сигезенче.


Плэй-офф алдыннан медаль өчен көрәшә алмаячак командалар үзләренең алдынгы һәм шул ук вакытта иң кыйбат уенчыларыннан котылу юлын эзлиләр, янәсе, нигә акча түләп торырга. Соңгы вакытларда әнә шундый гамәлләрне Мәскәү ЦСКАсы күп кылды. Күптән түгел “Ак барс”ка сакчы Константин Корнеев күчкән иде (дөресрәге, кайтты – заманында ул бездә уйнаган иде инде), аннан соң безгә Алексей Бадюков та кайтты. Казан командасы белән ике ел рәттән Гагарин кубогына ия булган хоккейчы сезон башында ЦСКАга күчкән иде. Мәскәүлеләр өчен ул 48 матчта 10 алка кертергә һәм 17 пас бирергә өлгергән. Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы исә ЦСКАдан тәҗрибәле Яков Рыловны эләктереп калды.

Тулысынча укырга

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...