15 февральдә Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында татар моңнарының патшасы, бөек җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узачак.
Татар моңнарыннан торган кичәгә яраткан җырчыбызның сәхнәдәш дуслары да киләчәк. Алар арасында Салават Фәтхетдинов,Филүс Каһиров, Алина Прокофьева, Руслан Сәйфетдинов һ.б. булачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге.
ИлҺам Шакиров 1992 елдан бирле Татар Дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ул - гомере буе халык җырларына, халык моңнарына тугърылыклы хезмәт иткән сирәк затларыбызның берсе. Илһам Шакировның Аллаһыдан бирелгән тавышы борынгы татар көйләренең бар аһәңен һәм бөтен нечкәлекләрен башкаларга җиткерү өчен яратылган. Нәкъ менә халык җырларында милләтнең ачы сагышы да, шатлыгы да салынган бит. Илһам ага үзенең иҗат кыйбласы итеп һәрчак Тукай сүзләрен китерергә ярата:
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке-уен...
Җырчы шушы милләт язмышын үз йөрәге аша үткәреп башкаларга түкми-чәчми җиткерә килә. Олы яшьтә булуына да карамастан, сәхнәдә теләсә нинди җырчыны “бәреп егарлык” гайрәте бар әле Илһам абыйның.
И.Шакиров иҗатында халык җәүһәрләре белән бергә, классик (ария, романс) һәм татар композиторлары әсәрләре дә лаеклы урын алып тора.
Интертаттан алынган