Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә. Актаныш районы, Әнәк авылында дөньяга килгән беренче Президентка 74 яшь тулды.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында крестьян гаиләсендә туа.
М.Ш.Шәймиевнең бабасы – Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы – Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).
1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
1969-1983 елларда ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, 1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, 1983 -1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1985-1989 елларда ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе, 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре була.
1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Һәм 1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты итеп сайлана.
Ике мәртәбә 1996 һәм 2001 елларда ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. 2005 елны исә Россия Президенты В.Путин тәкъдиме белән Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Бүгенге көндә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе вазыйфаларын башкара. Моннан тыш ул мәркәзебез тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды эшчәнлеген алып баруда зур көчен куя.
«Интертат» республика электрон газетасы күп санлы котлауларга кушыла һәм Минтимер Шәрип улына иң изге теләкләрен җиткерә.