Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком Сәясәт Татарстанда. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Сәясәт Татарстанда. Показать все сообщения

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугаты көне белән котлады

19 май көнне Татарстанда республика Матбугаты көне билгеләп үтелә. Татарстан журналистларының һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең котлауларын җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Приморье татарлары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Приморье краена эшлекле сәфәр кылды. 16 майда Владивостокта ул Приморье губернаторы Сергей Дарькин белән очрашты,АТЭС-2012 саммитының төзелә торган объектларын карады һәм өлкәдәге татар диаспорасы белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте.

Татарстанда Мәскәүдәге террор актында зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерәләр

Татарстанда Мәскәүдәге террор актында зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерәләр
24 гыйнвар көнне Мәскәүнең «Домодедово» аэропортында булган террор акты сәбәпле Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада иминлек чараларын көчәйтергә кушты. Әлеге карар аеруча аэропортлар, эре транспорт үзәкләренә кагыла. Казанның «Столичный» автовокзалында, мәсәлән, хәзер пассажирларның багажлары тикшерелә.

25 гыйнвар көнне Татарстан Дәүләт Советында Мәскәдәүге шартлауда үлүчеләрнең якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерделәр. Татарстан парламентының секретаре Лилия Маврина: «Барлык депутатлар исеменнән мин терракт вакытында зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Бездән нинди дә булса ярдәм кирәк булса, без аны, һичшиксез, күрсәтергә әзер», дип белдерде.

Казан мәчетләрендә исә бу көннәрдә Мәскәү аэропортында булган шартлауда яраланган кешеләрнең исәнлеге өчен дога кылалар.

Исегезгә төшерәбез, 24 гыйнвар көнне Мәскәүнең «Домодедово» аэропортында шартлау булды. Аның нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматларга караганда, 35 кеше һәлак булды, 113 кеше хастаханәләргә озатылды. Яраланучылар арасында Казан кешесе дә бар, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. Әлегә ул Мәскәү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә ята. Кирәк булган очракта аңа Татарстан тарафыннан бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип әйтелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүендә.

Бүген беренче Президент туган көн

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә. Актаныш районы, Әнәк авылында дөньяга килгән беренче Президентка 74 яшь тулды.



Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында крестьян гаиләсендә туа.

М.Ш.Шәймиевнең бабасы – Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы – Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).

1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1969-1983 елларда ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, 1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, 1983 -1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1985-1989 елларда ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе, 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре була.

1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Һәм 1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты итеп сайлана.

Ике мәртәбә 1996 һәм 2001 елларда ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. 2005 елны исә Россия Президенты В.Путин тәкъдиме белән Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.

Бүгенге көндә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе вазыйфаларын башкара. Моннан тыш ул мәркәзебез тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды эшчәнлеген алып баруда зур көчен куя.

«Интертат» республика электрон газетасы күп санлы котлауларга кушыла һәм Минтимер Шәрип улына иң изге теләкләрен җиткерә.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...