Габдулла Тукай

Студентлар хәзрәт белән очрашты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, Россия Ислам университетында булып, мөгаллимнәр һәм студентлар белән аралашты.

Очрашу Коръәни-Кәримнең аятьләрен укудан башланды. Аннары сөйләшүне РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин башлап җибәрде. Ул үзенең чыгышында мөселман яшьләре арасындагы проблемаларны искә төшерде. Яшьләр арасында татар халкы рухи мирасын популярлаштыру мөһимлегенә тукталды. «Бу уңайдан безгә Диния нәзарәте белән тыгызрак элемтәдә торып эшләргә кирәк», - диде ректор.

Илдус хәзрәт исә Татарстан мөселманнарына хас кайбер мәсьәләләргә тукталды. Хәзрәт республикада ислам үсешенең төп игътибар мәчетләр төзелешенә бирелгән беренче этабы төгәлләнде дип саный. Бүгенге көндә дин йортларының саны 1300дән артып китте. Шул ук вакытта белем бирүнең сыйфатын тагын да яхшыртасы барлыгын билгеләп үтте ул.

Очрашу вакытында Илдус хәзрәт Фәиз һәм ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин укытучылар һәм студентларның күп санлы сорауларына да җавап бирделәр, дип яза info-islam.ru.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...