Габдулла Тукай

Бу көннәрдә Миланда ир-егетләр хакимлек итте

Шушы көннәрдә Италиянең иң модалы шәһәрендә ир-егетләр модасы атналыгы үтте. Иң танылган мода йортлары тамашачы хөкеменә 2011-2012 елның көзге һәм кышкы сезоннарына прет-а-порте тәкъдим итә.

Дизайнерлар һәрвакыттагыча мода тәнкыйтьчеләрен дә, байерларны да, шулай ук матур киенергә яратучыларны да шаккаттырды. Югыйсә, ир-егетләр модасыннан да консерватив һәм гадирәк нәрсә була ала инде, дип уйларга да мөмкин. Ир-егеткә тагын нәрсә кигертеп була инде? Хатын-кыз булса, бер хәл, шулай бит?

Бу сезонның төп яңалыгы һәм интригасы – модельерларның кара төстән бөтенләе белән баш тартуы. Бу, әлбәттә, шатландырмый калмый. Минем карашка, ир-егетләр бик озак кайгы төсе киеп йөрде. Кием иҗат итүчеләр формадан төскә игътибар итә башлаган. Лимон төсе белән аксыл көрәннең, шәмәхәнең яшел белән ярашуы, куе көрән, аксыл көрән, горчица төсе һәм башка бик күп җылы төсмерләр.

Тулысынча укырка
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...