Россия инде шактыйдан бирле Бөтендөнья сәүдә оешмасына (БСО) керергә тырыша. Ул арада илдә Россиягә әлеге оешмага керергә кирәкме, юкмы дигән темага бәхәсләр тынмый. Россия президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович фикеренчә, Россия өчен БСО — файдалы килешү.
Аркадий Дворковичның: «БСОга керү Россия өчен файдалы. Чөнки әлеге оешмада тору бар илләр өчен бер төрле кагыйдәләр буенча эшләргә мөмкинлек бирә. Бу инвесторлар арасында да Россиядә бизнес алып бару өчен уңай шартлар, хокукый нигез тудырылган дигән караш булдыру өчен бик кирәк», дигән сүзләрен «Финмаркет» мәгълүмат агентлыгы китерә.
БСОга керер өчен Россиягә үз мәнфәгатьләрен сатырга кирәкми. Барлык сөйләшүләр үткәрелгән, таләпләр үтәлгән, ди Россия президенты ярдәмчесе. Хәзер инде әлеге проектны тормышка ашыруның техник ягы гына калган. Шулай итеп, Россиянең сәүдә парнерлары яңа таләпләр куймаса, без быел Бөтендөнья сәүдә оешмасына керә алабыз, дигән фикердә тора Аркадий Дворкович.
Моннан алынган