Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком ФОТОГАЛЕРЕЯ. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком ФОТОГАЛЕРЕЯ. Показать все сообщения

Норлатта Сабантуен бәйрәм иттеләр

11 июнь көнне Нурлат гөрләп Сабантуй бәйрәмен үткәрде. Биредәге чараларны күрер өчен Мәскәү кунагы - Җир байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Анатолий Ледовских, республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар килде. Татарстан башлыгы биредәге матурлыкны тормыш иптәше һәм улы белән күзәтте. Норлатта Сабантуен бәйрәм иттеләр

Фотолар! Театрлар Сабан туе–2011

2011 елның 3 июнендә Казанда X Халыкара "Нәүрүз" төрки театрлар фестивале тәмамланды. 30 май–3 июнь көннәрендә узган фестивальдә 20дән артык театрлар катнашты. Казанлылар Татарстанның татар театрларын гына түгел, Башкортстан, Дагыстан, Алтай, Төркмән, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Хакассия, Чуашстан, Тыва (һ.б.) милли театларының да үзенчәлекле спектакльләрен күрә алды. Фотоларны карагыз - Театрлар Сабан туе–2011

Белемле кеше ничә тел белергә тиеш?



Шөкер, мондый ата-аналар саны күп түгел, ләкин шунысы борчу уята: аларның янында, аларны куәтләп православ дине киемендәге кешеләр йөри. Билгеле булганча, көчләп чукындыру елларында иң явыз чукындыручы саналган миссионерларга кадәр православие дине кешеләре татарча сөйләшкән. 


Бәлки, митингка чыгучыларга шушындыйрак фикеләрне ике телне: татарчаны да, русчаны да камил белгән танылган җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сәфиуллин әйтергә теләгәндер, тик аңа чыгыш ясарга рөхсәт бирмәделәр. Язучы Зәки Зәйнуллинга да...


Фото - "КАМАЗ-мастер" өйгә кайтып җитте

"Дакар-2011" раллида җиңүче "КАМАЗ-Мастер" командасы туган шәһәрләре Чаллыга кайтып җитте. Аларны «Бегишево» аэропортында шәһәр мэры Васыйл Шәйхразиев, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм күп сандагы җанатарлары, туганнары тантаналы төстә каршы алды.

"КАМАЗ-Мастер" командасы узышчылары раллида унынчы тапкыр җиңү яуладылар. Владимир Чагин, җиденче тапкыр беренче килеп, «Дакар»да катнашучылар арасында рекорд куйды. Пилотлар Фирдәүс Кәбиров, Эдуард Николаев, Илгизәр Мәрдиев – икенче, өченче, дүртенче урыннарда.

Безнең йөк машиналары тугыз мең ярым чакрым ара узган. 13 этаптан торган маршурт Аргентина һәм Чили җирләре аша үткән.
Чаллыда танылган спортчыларның җиңүләрен түземсезлек белән көтеп алалар.Чираттагы җиңү биредә җитештерелүче камазларның юкка гына дөнья күләмендә иң яхшылардан саналмавын тагын бер кат күрсәтте.

Фотоны ИнтерТатта какарга
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...