Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком Музей. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Музей. Показать все сообщения

Тукай колачлаган дөнья шагыйрь музеенда…



начарБик яхшы 
Бәлки, бүгенге көндә интернет каршында утырганда ТөркияТашкентАлма-ата кебек калалар, төрки халыклар яши торган төбәкләр  бик якын да гына кебек тоеладыр, аларда яшәүчеләр белән элемтәгә керү минутлар эчендә башкарыла бит. Ә Тукай заманында, технология түгел, бары бөек шагыйрьләр фикерләре генә меңәрләгән чакрымнарны юк итә алган. Һәм хәзерге буынга инде алар ара гына түгел, вакыт ераклыгын да җиңгән дип өстәргә кирәктер.  Әлбәттә, ераклыкны, вакытны җиңгән Тукай сүзе моңар иң ачык үрнәк. Шагыйрь иҗаты, уе колачлаган төрки дөньяны Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музеенда уздырылган “Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган әдәби-музыкаль кичә күзалларга булышты. Тулысынча укырга...

Фатих Әмирханның тууына 125 ел тулды

Быел күренекле татар язучысы, Тукайның замандашы Фатих Әмирхан тууына 125 ел тулды.


Юбилей датасы уңаеннан, 21 гыйнварда Казанда, Габдулла Тукай Әдәби музеенда Фатих Әмирханның шәхси әйберләре киң катлам җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк. Татарстан Милли музее фондларында күп кенә күренекле шәхесләрнең архивлары саклана, алар арасында татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның мемориаль тупланмалары аерым урын алып тора. Әдипнең шәхси архивы узган гасырның 80нче елларында туплана башлый, күпчелек экспонатларны музейга туганнары тапшырган. Кадерле ядкарьләр арасында язучының шәхси әйберләре, кулъязмалары, фотолары бар. “Хәят” повестенең кулъязмасы, язучы үзе исән чагында дөнья күргән китаплары һәркемдә кызыксыну уятырлык.


Прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (1.01.1886–9.03.1926) 125 еллыгына багышланган “Юллар чатында” исемле әдәби-музыкаль кичәнең һәм язучының шәхси әйберләреннән торган күргәзмәнең Г.Тукай Әдәби музеенда уздырылуы очраклы түгел. Фатих Әмирхан шагыйрь Габдулла Тукайның иң якын дусларыннан берсе булган. Бу ике шәхеснең тормышында һәм иҗатында уртаклык бик күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатлары. Язмышлары аяныч, фаҗигале: чәчәк аткан егет чорында берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвалауга бирешмәс үпкә чире белән интегә. Шул ук вакытта табигать аларга искиткеч иҗади егәрлек биргән. Берсе – татарның бөек шагыйре, икенчесе – кабатланмас классик әдип сыйфатында мәйдан тота, үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары булып таныла.


Фатих Әмирханга багышланган кичәдә язучының иҗатын өйрәнгән әдәбият галимнәре Ф.Галимуллин, Р.Ганиева, Ә.Закирҗанов, Р.Сверигин катнашыр, Казан театр училищесы студентлары исә әдипнең “Яшьләр” драмасыннан өзек уйнап күрсәтер дип көтелә.

укырга
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...