Мәскәүдә Тукайны искә алалар
- 12.04.11 13:31
- ГӨЛҖИҺАН ГӘЛЛӘМОВА
- КАРАУЛАР САНЫ: 71
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгынМәскәүдә дә билгеләп узарга җыеналар. 26-27 апрель көннәрендә әлеге юбилей датасы уңаеннан татар поэзиясе классигы Габдулла Тукай көннәре оештырыла.
26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Мәскәүдә Габдулла Тукайһәйкәлен ачу тантанасы булачак. Монументның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков. Бу —Татарстан хөкүмәте тарафыннан Россия башкаласына тапшырган олы бүләк.
Һәйкәл ачу тантанасында Россия, Татарстан сәнгатькәрләре тарафыннан концерт та тәкъдим ителәчәк. Ә 27 апрельдә Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы татар дәүләт театры Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Печән базары» спектаклен тәкъдим итә, дип хәбәр итәләрintertat.ru газетына.