Агымдагы елның 3 апреленнән машина теркәү системасы яңача эшли башлый. Барлык үзгәрешләр 21 мартта имзаланган Россия Эчке эшләр министрлыгы әмере белән рәсми яктан ныгытылды.
Яңа законның беренче үзенчәлеге — хәзер техник тикшерү вакытында автомобиль двигателе номерын карамаячаклар. Чөнки ул болай да тутыгып бетә. 95 процент очракта номерны күреп булмый. Мондый яңалыкны Россиядә Ауропа практикасы нигезендә кертәләр. Ләкин бу машинага теләсә нинди двигатель куярга ярый дигәнне аңлатмый. Аның номеры документларда кала, алыштырган очракта, кәгазьдә дә үзгәртелә.