«Бибинур» татар киносы «Литература и кино» XVII Россия кинофестивалендә призлы урынга лаек булды. Безнекеләр «Иң яхшы режиссура» номинациясендә җиңү яуланган бу фестиваль Гатчинада 10-16 март көннәрендә узган иде.
Фестивальнең жюри рәисе, танылган режиссер Игорь Масленников татар киносын җитди, катлаулы, матур, дулкынландыргыч кинокартина, дип бәяләде һәм Татарстан фильмы казах, белорус хезмәтләре белән беррәттән Гатчина кинофорумының лидерына әверелде, диде.
«Бибинур» кинофестивальләрдә җиңү яулавын дәвам итә