Свердловск өлкәсенең халыкара китапханәсендә татар халкының мәшһүр шагыйре Муса Җәлил тууына 105 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Очрашуда Екатеринбург шәһәренең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, студентлар һәм шагыйрь иҗатына гашыйк булучылар катнашты.
Китапханә хезмәткәрләре Муса Җәлилнең иҗатына багышланган күргәзмә тәкъдим итте, шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләде. М.Гафури исемендәге татар-башкорт мәдәният җәмгыяте рәисе Сөфхәт Надыров татар халкының әдәби мирасын саклавы, татар җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекне ныгытуы өчен китапханә коллективына Муса Җәлил исемендәге медаль тапшырды.