Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында Россиянең юристлар Ассоциациясе 23 мартта Түләүсез юридик ярдәм көне үткәрәчәк. Әлеге чара Ачык ишекләр коне рәвешендә (иртәнге 9дан 18 сәгатькә кадәр) Ассоциациянең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре һәм бушлай юридик хезмәт күрсәтү үзәкләре нигезендә оештырылачак.
Татарстанда исә әлеге чараны Россия юристлар Ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе «Единая Россия» партиясе, Татарстанның Адвокат палатасы һәм республиканың Нотариаль палатасы белән бергәлектә үткәрә.
Тулысынча укырга: Татарстанда Түләүсез юридик ярдәм көне узачак