Яшь балалары булган әниләр яхшы белә: еш кына нарасыйлар эчләре авыртканга елый, төннәрен йоклый алмый. Балаларны әлеге авыртулардан котылдыру өчен табиплар һәм галимнәр төрле чаралар тәкъдим итә. Ә менә Голландиянең Иҗтимагый сәламәтлек саклау хезмәте галимнәре эч авыртуларын бөтенләй булдырмау яисә аларны мөмкин кадәр азрак итүне бала туганчы ук кайгыртырга кирәк, дип саный. Моның өчен, алар әйтүенә караганда, авырлы хатын-кыз йөклелекнең беренче өч аенда күбрәк ит, йомырка һәм тавык ите ашарга тиеш, дип яза Meddaily.ru.